Please translate Бәхетле булу серләре

Татарски

Бәхетле булу серләре

Һәр кеше бәхетен эзли,
Чын мәхәббәтен көтә.
Саф йөрәкләр таба ала
Тиң ярын меңнәрдән дә.

Кушымта:
Бәхетле булу серләре
Күп түгел, гади генә.
Яратып һәм яратылып
Яшәргә кирәк җирдә.

Һәр туган таңны елмаеп
Каршы алыйк сөенеп.
Күңелдә ачу сакламый
Яшик кичерә белеп.

Кушымта.

Бәхетле булсаң бүлеп бир
Бер өлешен дустыңа.
Буләк иткән саен бәхет
Сиңа да арта бара.

Още преводи на "Бәхетле булу серләре"
Коментари