Russia is waging a disgraceful war on Ukraine.     Stand With Ukraine!
  • Lilia Hayrullina

    Бирмэ мине беркемгэ дэ

Share
Font size
Original lyrics

Бирмэ мине беркемгэ дэ lyrics

1. Бирмә мине беркемгә дә,
Ялкыным бул, яуса ут.
Мәхәббәтне бүлгәләргә
Беркемнең дә хакы юк!!
 
Тибрәт сөю бишегендә
Күңел сазларың белән!
Бәйлә мине йөрәгеңә
Кайнар назларын белән!
 
2. Гөлләр булып сокландыр да
Күңелемне хәйран ит!
Көзләремне язлар ит син,
Кышларымны җәйләр ит!
 
Тибрәт сөю бишегендә
Күңел сазларың белән!
Бәйлә мине йөрәгеңә
Кайнар назларын белән!
 
3. Бирмә мине беркемгә дә,
Бирмә хәтта үлемгә!!
Сокландыр гел, ашкындыр гел,
Йолдызлар сип күңелгә!
 
Тибрәт сөю бишегендә
Күңел сазларың белән!
Бәйлә мине йөрәгеңә
Кайнар назларын белән!
 

 

Translations of "Бирмэ мине беркемгэ ..."
Transliteration #1, #2
Comments