✕
Corectură cerută
Син бит минем шатлыгым
Бир кулыңны мин дә сузам
Икәүләп барыйк әле.
Җитәкләшеп без тормышта
Юлларны ярыйк әле.
Син бит минем шатлыгым
Бәхетемнең нурлары.
Безнең бергә үткән юллар,
Алар иң матурлары.
Син булганда җиңел миңа,
Миңа син булгач рәхәт.
Икебез дә бер хисләрдә
Сөюең өчен рәхмәт!
Карашларың белән назлап
Тутырып бер карале,
Безнең әле атлар өчен,
Бик күп юллар бар әле.
Ты же ведь моя радость
Дай свою руку, и я тебе протяну,
Давай вместе идти
По жизни,
Давай пройдёмся по дорогам
Ты же ведь моя радость,
Луч моего счастья
Вместе пройденные пути
Самые прекрасные
Когда ты со мной, мне легче
Когда ты со мной, мне хорошо
У нас с тобой взаимные чувства,
Спасибо тебе, за твою любовь!
Своим нежным взглядом
Посмотри же на меня
Нам, чтобы пройти
Есть ещё очень много дорог
Traduceri ale cântecului "Син бит минем ..."
Rusă
↑↓
Do not share my Personal Information.