✕
Көл
Натисніть, щоб побачити текст оригіналу (Турецька)
Йөзгә төшкән чәчең,
Ничек килим кайтып?
Кичтә рәсемемне үбеп
Баш тарттың син миннән.
Кара юллар бозык,
Канатым яңа кырык.
Миңа хатны язып
Баш тарттың син миннән.
Учак төшкән көл-көл,
Янган күңелем җир-җир.
Ишеттем уңнан, сулдан,
Баш тарттың син миннән.
Тутыр, чынаяк тулсын,
Янган күңелем янсын.
Сиңа да әче булсын,
Баш тарттың син миннән.
Яхшы, күңелең булсын,
Бу җил туктап торсын.
Сөйләр хатын дустым,
Баш тарттың син миннән.
Шәһәрнең бөтен җиреннән
Акыртып рупортлардан,
Музейдан ишетелсен,
Баш тарттың син миннән.
Учак төшкән көл-көл,
Янган күңелем җир-җир.
Ишеттем уңнан, сулдан,
Баш тарттың син миннән.
Тутыр, чынаяк тулсын,
Янган күңелем янсын.
Сиңа да әче булсын,
Баш тарттың син миннән.
| Дякую! ❤ подякували 1 раз |
| Подякуйте користувачу цією кнопкою |
Деталі подяки:
Відвідувачі сайту подякували 1 раз
Опубліковано
Fidan Yangirov , 2023-02-27
Fidan Yangirov , 2023-02-27✕
Коментарі
- Увійдіть або зареєструйтесь, щоб додати коментар
Росія веде ганебну війну проти України. Будь з Україною!
Як підтримати Україну 🇺🇦 ❤️